news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены программасы билгеле

«Чулпан» мәдәни үзәгендә чараның пленар утырышы һәм «Калфак туе» була.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 20-22 май көннәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын уздыра.

Конгресс чараның программасын тәкъдим итте.

Җыенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 60 тан артык регионыннан һәм чит илләрдән 300 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

20 май көнне гүзәл затларыбыз төркемнәргә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

  1. «Матур әдәбиятка кызыксыну уяту юллары»;
  2. «Без — Тукайлы халык»;
  3. «Заманча белем бирү шартларында милли үзаңны үстерү».

21 май көнне җыен делегатлары «Чулпан» мәдәни үзәгендә чараның пленар утырышы һәм «Калфак туе» нда катнашачаклар. Шулай ук биредә татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе, халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар ярминкәсе дә оештырыла.

Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Өч аршын җир» спектаклен караячак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100