news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ухта шәһәренең татар мохтарияте ветераннарга бүләкләр өләште

Аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатларын да тапшырдылар

Ухта шәһәренең татар мохтарияте ветераннарга бүләкләр өләште
http://tatar-congress.org/

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Коми Республикасы Ухта шәһәренең «Бердәмлек» татар милли-мәдәнияте мохтарияте Ухта шәһәренедә яшәүче ветераннарны бәйрәм белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар Ухта шәһәрендә гомер итүче сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бүләкләр бирде. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатларын тапшырдылар. Бу турыда мохтариятнең рәисе Ләлә Потапова хәбәр иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot