news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендәге Тайчы татар авылының 300 еллыгына багышланган китап чыкты

Наилә Галиева бу китапны өлкән яшьтәге кешеләрнең истәлекләренә, көндәлек язмаларына, архив документларына һәм фәнни әдәбиятка нигезләнеп язган.

Омск өлкәсендәге Тайчы татар авылының 300 еллыгына багышланган китап чыкты
http://tatar-congress.org/

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Тевриз районында татарлар яши торган Тайчы авылы турында китап дөнья күрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапны шушы авылда туып-үскән Наилә Галиева өлкән яшьтәге кешеләрнең истәлекләренә, көндәлек язмаларына, архив документларына һәм фәнни әдәбиятка нигезләнеп яза. Анда авыл җирлеге барлыкка килгән вакыттан алып, XIX-XXI гасырларда актив үсеш алган чорга кадәрге тормышы сүрәтләнә.

Әлеге басмада халыкның этник составы күрсәтелә, биографияләре һәм шәҗәрәләре турында сөйләнә, авыл тарихы, гореф-гадәтләре, көнкүреше тасвирлана. Шулай ук табигате, фольклоры күрсәтелә,

Китап авторы-туган якны өйрәнүче һәм этнограф Наилә Галиева. Ул хезмәтен туган авылының 300 еллык юбилеена багышлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100