news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сандугач» татар халык җыр ансамбле Сургут шәһәрендә квест-турнирда катнашты

Бәйгедә иң җаваплы этап милли мультфильм иҗат итү һәм күрсәтү иде.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Сургут шәһәрендә квест-турнир узды. Анда «Сандугач» татар халык җыр ансамбле вәкилләре катнашты. Бу турыда Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Квест Югра халыкларының традицион мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калу һәм популярлаштыру, Сургут шәһәрендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, яшьләрне Югра милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлегенә җәлеп итү, яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау максаты белән оештырылды.

Бәйгедә 6-8 сыйныф укучыларыннан торган 8 команда катнашты.

Квест төрле этаплардан торды, иң җаваплы этап милли мультфильм иҗат итү һәм күрсәтү иде. Карина Муравьева, Тимур Дәүләтов, Айнур Дәүләтшин, Рөстәм Зыятдинов һәм Розалия Кәримова барлык биремнәрне лаеклы үтәде һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100