news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел TATAR DOZOR уенына Милли китапханә һәм Татар китабы йорты да бирем әзерләгән

Квест-уенда 200ләп укучы катнашты, җиңүче команданы 26 апрель көнне бүләклиләр.

Быел TATAR DOZOR уенына Милли китапханә һәм Татар китабы йорты да бирем әзерләгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Казанда унөченче тапкыр оештырылган TATAR DOZOR квесты өчен Милли китапханә һәм Татар китабы йорты беренче тапкыр бирем әзерләгән.

«Төп максатыбыз мәктәп укучыларына ачык һавада уза торган берәр төрле чара уйлап табу иде. Быел беренче тапкыр Милли китапханә һәм Татар китабы йорты үзләре бирем әзерләде. Квест иҗади форматка күчә бара: җыр, сәнгать, мәдәният белән бәйле биремнәр эшлиләр. Алар барысы да Казанның төрле тарихи, кызыклы нокталарында урнашкан», — дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова.

TATAR DOZOR квест-уенында быел барлыгы 22 мәктәп катнашкан. Командалар арасында быел беренче тапкыр килүчеләр дә, алтынчы, җиденче тапкыр катнашучылар да бар иде.

Әлеге чараны оештыручылар сүзләренчә, укучыларга барлыгы 26 бирем бирелә. Шуның соңгысы — иҗади бирем. Укучыларга аларны махсус телеграмм бот җибәрә.

Җиңүче команданы 26 апрель көнне бүләклиләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100