Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" оешмасы милли ризыклар пешерү буенча мастер-класслар оештыра

Анда катнашучылар өчен мәдәни программа каралган

 (Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның карамагындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 16 һәм 17 апрельдә татар милли тәм-томнары пешерү буенча мастер-класслар оештыра.

Әлеге чарага Татарстандагы “Ак калфак” оешмаларыннан аш-су осталарын чакырып, катнашучыларның милли киемнән килүләрен сорап, Бөтендөнья татар конгрессы сайтында игълан бирелгән иде.

Кичә көннең икенче яртысында Халыкара хезмәт күрсәтү колледжында төрле төрдәге чәк-чәк, бавырсак, талкыш-кәләвә ише баллы ризыклар пешерү буенча мастер- класслар булган, бүген иртәдән кичкә кадәр “Тәмле булсын” һәм “Казан” рестораннарында пәхләвә, талкыш-кәләвә, гөбәдия пешерү, корт ясау, тавык тутыру буенча осталык дәресләре үткәрелә.

Анда катнашучы оста куллар өчен мәдәни программа каралган. Аерым алганда, кичә кич Г.Тукай әсәрләре буенча “Сөйкемле Шүрәле” конкурсында катнашкан балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән танышу, Кытайдан килгән татарлар белән очрашу-концерт булган. Бүген исә, мастер-класслардан соң, “Казанның 1000 еллыгы” музее экспонатлары белән танышу, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчурин әсәре буенча “Зәңгәр шәл” спектаклен тамаша кылу күздә тотыла.