news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда Фирганә һәм Кувасай татарлары Нәүрүз бәйрәменә багышланган концерт куйды

Мәктәп укытучылары коллективы Кырым татарлары телендә «Айшем» популяр җырын башкарды.

Үзбәкстанда Фирганә һәм Кувасай татарлары Нәүрүз бәйрәменә багышланган концерт куйды
prtuz.tatarstan.ru

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Үзбәкстанның Кувасай шәһәренең 11нче балалар музыка һәм сәнгать мәктәбе залында «Нәүрүз» язгы халык бәйрәме алдыннан «Мин яши торган дөнья» дип аталган концерт булды. Концерт Фирганә өлкәсенең Татар мәдәни үзәге тәкъдиме белән оештырылды.

Концерт программасында Фирганә Татар мәдәни үзәге, Кувасай мәдәният сарае, 11нче музыка һәм сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары, шулай ук «Кувасай татарлары» фольклор татар коллективы катнашты. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә

Концертта катнашучыларны һәм Кувасай шәһәре хакиме Р.Рәхимжонов, музыка мәктәбе директоры М.Сөләймонов, Фирганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге рәисе А.Кәримов һәм үзәкнең киңәшчесе Р.Тугушев язның якынлашып килүче бәйрәме белән котлады.

Мәктәп педагоглары коллективы Кырым татарлары телендә «Айшем» популяр җырын башкарды.

«Кувасай татарлары» вокал ансамбле «Су буйлап» һәм «Утыр әле, яннарыма» танылган татар җырларын башкарды. Тамашачылар аларның чыгышларын алкышлар белән югары бәяләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100