Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсендә «Себер татары утары» барлыкка килде
Этнографик комплекс Большеречье районы Үләнкүл авылында ачылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Большеречье районы Үләнкүл авылында «Себер татары утары» этнографик комплексы ачылды.
Анда 19-20 гасырларда Омск татарларының ничек яшәгәннәрен күрергә мөмкин. Экспозициядәге әйберләрне район буйлап җыйганнар. Утарны беренче булып төбәк хакимияте рәисе урынбасары Михаил Каракоз һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев карады.
«Татарстаннан китмәгән дә кебек тоела. Кешеләр милләтен, телен, мәдәниятен, традицияләрен, халык ашларын, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Сезнең бу эшләрне булдыра алуыгыз күренеп тора», — диде Васил Шәйхразиев.
Шулай ук Татарстан һәм Себернең башка төбәкләре делегацияләренә Үләнкүл мәктәбен күрсәттеләр һәм җирле музейларга экскурсия үткәрделәр. Делегатлар Советлар Союзы Герое Муса Җәлил сынына чәчәкләр куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз