news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә узачак Нәүрүз бәйрәмендә Татарстан вәкилләре гөбәдия пешерергә өйрәтәчәк

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Нәүрүз бәйрәме онлайн узачак.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). 21 мартта Мәскәүдә Нәүрүз халыкара яз бәйрәме онлайн узачак. Татарстан гомумшәһәр чарасында ел саен актив катнаша. Быел Татарстанда яшәүчеләр трансляцияне караучыларга агач эшкәртергә һәм татар халкының милли ризыгы гөбәдия пешерергә өйрәтәчәк.

Концертта Татарстан Җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге иҗат коллективлары — «Илдан» бию ансамбле, «Идел» һәм «Мирас» вокал-хор ансамбльләре чыгыш ясаячак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар сүзләренчә, трансляция программасында милли аш-су әзерләү остаханәләре, ярышлар, уеннар тәкъдим ителәчәк. Чара иң яхшы бию һәм җыр коллективлары концерты белән тәмамланачак. 

Бәйрәмне Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтә департаменты оештыра. Быел ул унбишенче тапкыр уздырыла. Турыдан-туры трансляция 21 мартта 12:00 -18:00 сәгатьләрдә navruz.moscow рәсми сайтында һәм «Одноклассники» социаль челтәрендә алып барылачак.

Нәүрүз бәйрәме язның якынлашуын һәм табигатьнең яңартылуын символлаштыра. Аны Иран, Әфганстан, Таҗикстан, Һиндстан, Төркия, Македония, Албания, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төрекмәнстан, шулай ук Россия территориясендә — Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм башка милли республикаларда билгеләп үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100