news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия татарлары үзләренең «Вакыт» газетасына хакимияттән ярдәм сорый

Милли-мәдәни автономия рәисе Хәйдәр Сафиуллин Чувашиядә чыга торган бердәнбер татар газетасының хәле начар булуын сөйләде.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин татар телендә чыга торган «Вакыт» газетасына хакимияттән ярдәм сораган.

«Чувашиянең цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Казанга килә. Ул „Татмедиа“ ның эш тәҗрибәсе белән танышырга тели. Мин аңа „Вакыт“ газетасы буенча күп сораулар юлладым. Министр Казанга килгәч, газетаны үстерергә этәргеч бирер дип өметләнәм», — диде Хәйдәр Сафиуллин Казанда «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Милли-мәдәни автономия рәисе Чувашиядә чыга торган бердәнбер татар газетасының хәле начар икәнен әйтте. Шул ук вакытта ул Татарстанда чуваш телендә дүрт газета барлыгын искәртте.

«Газетабызның штатында бер редактор да, бер машина йөртүче. Редакторы эшли, яза инде, ләкин бер генә кеше туплаган мәгълүмат аз. Татарстанда чуваш телендә чыга торган „Сувар“ газетасын карадым. Ул унике битле булып төсле форматта чыга. Аны кулга тотарга рәхәт. Безнекенең форматы начаррак», — диде Хәйдәр Сафиуллин.

Хәйдәр Сафиуллин сүзләренчә, «Вакыт» газетасын эшмәкәрләр ярдәмендә татар мәктәпләренә, мәчетләргә яздыру эше бара. Матбугат чарасын тоту өчен андый ярдәм генә аз.



Галерея: Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин белән әңгәмә

Татар телендәге «Вакыт» газетасы Батыр районының Батыр авылында 1994 елда оеша. Беренче мөхәррире Ринас Гайфин, аннары төрле елларда Рамил Кеметов, Фәрит Гыйбатдинов була. Газета битләрендә республика тормышы яктыртыла, төрле регионнарда һәм илләрдә яшәүче татарлары турында материаллар бастырыла. Чувашия татарлары турындагы яңалыкларга аерым игътибар бирелә, диелә ачык мәгълүмат чыганакларында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100