news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә татар язучысы Хәсән Туфанга багышланган флешмоб башланган

2020 ел дәвамында Төркия университетларында язучыны искә алу чаралары уздырылачак.

Төркиядә татар язучысы Хәсән Туфанга багышланган флешмоб башланган
Мостафа Гүлтәкин

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә #ХәсәнТуфанга120 #HesenTufana120 флешмобына старт бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Анкарада Төркия язучылар берлеге оешмасында төрки дөнья шагыйрьләре очрашты, алар туган телләрендә шигырьләр укыды. Татарстанны Анкарада яшәүче татар кызы, филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан тәкъдим итте. Ул 120 яшь юбилее уңаеннан Хәсән Туфанның тормыш юлы белән таныштырды һәм „Агыла да болыт агыла“ шигырен сөйләде», — диде ул.

Аның сүзләренчә, шул уңайдан Төркиядә #ХәсәнТуфанга120 #HesenTufana120 флешмобы башланган. «2020 ел дәвамында Төркия университетларында Туфанны искә алу чаралары уздыру планлаштыра», — дип сөйләде Айгөл Зара Кәбирова.

Чарада Төркия язучылар берлегенең коручысы Мехмет Доган да булган. «Азәрбайҗан исеменнән Türksoy координаторы Barış Cavit катнашты, үз шигырен сөйләде», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100