news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берлинда Муса Җәлилнең шигыре гарәп телендә яңгырады

Берлин татар яшьләре оешмасы үткәргән әдәби-музыкаль кичәдә Җәлил шигырьләрен төрле милләт вәкилләре төрле телләрдә укыды.

Берлинда Муса Җәлилнең шигыре гарәп телендә яңгырады
Тимур Харрасов фотолары

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына быел 114 ел тулды. Германия башкаласы Берлинда яшәүче татар яшьләре шагыйрьнең туган көне — 15 февральдә әдәби-музыкаль кичә оештырды. Муса Җәлил шигырьләрен төрле милләт вәкилләре рус, татар, кырым татар, немец, француз, гарәп телләрендә укыды. Бу хакта «Татар-информ»га Берлин татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Тимур Харрасов хәбәр итте.

Иҗади бәйгедә беренче урынны — «Вәхшәт» шигырен татарча сөйләгән Германиянең Котбус шәһәреннән Назлыгөл Мингазова, икенче урынны — «Җырларым» шигырен гарәп телендә укыган Магдебург шәһәрендә яшәүче сирияле Аммар Авани (Ammar Awaniy), ә өченче урынны «Авыру сызмалар» шигырен татарча тәкъдим иткән Нидерландның Роттердам шәһәреннән Сәйдәш Мифтахов яулаган. Җиңүчеләргә Җәлилнең шигырьләре һәм Казандагы һәйкәле сурәте төшерелгән истәлекле ядкарьләр һәм бүләк сертификатлары тапшырылган. Бәйрәмгә Татарстанның Германиядәге сәүдә-икътисад вәкиле Таһир Гатаулин химая ярдәме күрсәткән.

Иҗади бәйгедә Муса Җәлил шигырьләре барлыгы алты телдә яңгыраган. Мәсәлән, Германиянең Магдебург шәһәрендәге Мәдәният һәм иҗат үзәгенең Кавказ, Татар һәм Төркестанны өйрәнү институты (ICATAT) директоры Мисте Хотоп-Рика (Mieste Hotopp-Riecke) кырым татар телендә укыган. Бу галим шулай ук Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына кагылышлы кайбер фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән дә таныштырган.

Бәйрәмдә шушы көннәрдә Германиягә эшлекле сәфәр белән килгән ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев та катнашкан. Ул сугыш елларында фашистлар тарафыннан оештырылган «Идел-Урал» легионын өйрәнеп язган фәнни хезмәтләре турында сөйләгән.

Тимур Харрасов Берлинның «Авиатор» сәнгать кафесында үткәрелгән кичәне оештыруда ярдәм иткән өчен татар яшьләре оешмасы активистларына һәм башка булышкан кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Кичәдә режиссер Нина Прахаржның русча, шул ук вакытта алман субтитрлары белән «Муса Джалиль. Приговоренный к бессмертию» документаль фильмы күрсәтелде, Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады», — диде Татар яшьләре оешмасы җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100