news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Башкортстандагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татар шагыйре Габдулла Тукайның «Нур» Татар дәүләт театры бинасы каршында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салу инде күркәм бер традициягә әйләнде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфада берничә эшлекле очрашу үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза. Премьер-министр урынбасарының Башкортстан башкаласына визиты ике көн дәвам итәчәк.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның «Нур» Татар дәүләт театры бинасы каршында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салу инде күркәм бер традициягә әйләнде.

Әлеге һәйкәлнең ачылышы 2019 елның 18 апрелендә Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында узган иде. Тантанада ике республика башлыклары Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнехановлар да катнашты.

Шагыйрьнең сыны Мәскәүдә бакырдан коеп эшләнгән. Биеклеге 8 метр. Бу Башкортстанда Габдулла Тукайга куелган беренче һәйкәл. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100