news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта танылган татар зыялылары белән очрашу булды

Очрашу Ленинград блокадасын өзү көне алдыннан уздырылды.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә Ленинград блокадасына багышлап шәһәрнең атаклы татар зыялылары белән очрашу узды.

Очрашу Ленинград блокадасын өзү көне алдыннан уздырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегенең рәсми сайты яза.

Чарада Татарстан Республикасының даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров, Петербургның атаклы татар язучысы, Ленинград журналисты, тарихчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Теләшев һәм аның тормыш иптәше Сафия ханым, абыйсы, җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты, элеккеге судья Вәлиулла Теләшев та катнашты.

Үз чиратында кунаклар хатирәләре белән уртаклашты. Очрашу барышында шулай ук үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Дамир Сабиров кунакларга сугыш турындагы үз тарихлар белән бүлешкән һәм алдагы бәйрәм чараларына кагылышлы тәкъдимнәре өчен рәхмәт әйтте

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100