news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татары вәкиле: Бүгенге вазгыятьтә без бербөтен татар халкы булырга тиеш

Мөнирә Сәгыйдуллина Казанда яшәүче Себер татарларын Яңа ел кичәсенә җыя.

Себер татары вәкиле: Бүгенге вазгыятьтә без бербөтен татар халкы булырга тиеш
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанда яшәүче Себер татарлары вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессы карамагындагы «Туган җир» журналының җаваплы сәркатибе Мөнирә Сәгыйдуллина Себер татарларын бергә туплау, бер-берсе белән таныштыру һәм аралаштыру нияте белән Яңа ел кичәсе оештыра.

«Себер татарлары татар халкының бер өлеше. Бүгенге вазгыятьтә без бербөтен татар халкы булырга тиеш. Бүленгәч, җыеп алу кыен. Татар булуыңны күңелеңдә сакларга, үз телеңдә аралашырга берәү дә комачауламый». — диде Мөнирә Сәгыйдуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Күпме кеше җыеласын алдан фаразлап булмый, килгән кеше кушыла ала, диде оештыручы. Кичә бәйрәм рухында үтәр, сәяси сораулар күтәрелмәячәк, дип көтелә.

«Бүгенгә кадәр без кечерәк форматта — 5-6 кеше җыела идек. Хәзер балаларыбызны үзара таныштырып, монда укучы студентларны чакырып бәйрәм кичәсе ясыйсы килә. Башка шәһәрдәге милләттәшләр дә килергә теләк белдерә», — ди Мөнирә Сәгыйдуллина.

Очрашу Казан үзәгендәге кафеларның берсендә була. Анда катнашырга теләүчеләр Мөнирә Сәгыйдуллинаның Инстаграм челтәрендәге сәхифәсенә яза ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100