news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Адәмнәр һәм Һавалар» татар яшьләрен кавыштыру проекты эшли башлады

Татар яшьләренең очрашулары даими рәвештә мәчет һәм ресторанда үткәрелә.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанда яшәүче Мөслим кешеләре — Ринат Исламов һәм Эльвина Нәҗипова «Адәмнәр һәм Һавалар» дип аталган татар яшьләрен таныштыра, кавыштыра һәм гаилә корырга ярдәм итү проектын башлаган.

«Проектның төп максаты — гаилә кору. Бу җәмгыятьтәге проблемаларны күреп эшләнә, ниндидер исап-хисап йөзеннән түгел. Безнең проект белән Уфа һәм Краснодарда да кызыксынучылар бар», — диде Ринат Исламов.

Әлеге проект 2019 елның августыннан бирле эшли. Очрашулар мәчеттә һәм Казан рестораннарының берсендә үтә. Хәзерге көндә төркемдә 77 кеше, шуларның иң өлкәненә - 42, ә иң яшенә — 19 яшь. Алар арасында ныклап аралашучы парлар бар. Проект башланганда хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итсә, хәзер саннар тигезләште, - диде оештыручылар.

«Адәмнәр һәм Һавалар» проекты катнашучылары мәчеттә лекцияләрдә очраша, бергә төрле чараларга, концертларга йөри, ресторанда ашарга пешерү мастер-классларында катнаша. Киләсе очрашулары 24 декабрьгә планлаштырылган.

Ринат үзе дә, Эльвина да гаиләле түгел. Ринат проектның ничек барлыкка килгәнен сөйләде. «Эльвина белән кайтып барганда „Һава“ мәчетенә җомга намазына кердек. Хәзрәт Рәшит абый Вилданов безгә берәр чара оештырырга тәкъдим итте. Шуннан соң татар яшьләрен берләштерә торган әлеге проект туды», — ди ул.

«Адәмнәр һәм Һавалар» проекты чараларына Әлмәттән дә килүчеләр бар. Чиләбедән килгән татар егете монда татарча өйрәнә башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100