news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар милли ризыклары эчәк рагын китереп чыгармасын өчен нәрсә эшләргә – киңәшләр

Профессор Илгиз Гатауллин: "Россиядә ел саен 50 меңгә якын кеше юан эчәктә яман шеш диагнозы куела, аларның яртысының үлүе билгеле", - дигән иде.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дөрес тукланмау, аерым алганда, татар милли ризыклары дип саналган ит, камыр ризыкларын тиешле күләмдә ашамау юан эчәктә яман шеш авыруын (колоректаль рак) китереп чыгара, дип белдерә онкологлар. Россиядә ел саен юан эчәктә яман шеш диагнозы белән 50 меңгә якын кеше ачыклана, аларның яртысының үлүе билгеле.  Бу саннарны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Илгиз Гатауллин китергән иде.

Күнегелгән милли ризыклардан баш тартыргамы? Милли ризык үзебезгә үк дошман булмасын өчен нинди чаралар күрергә була? Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе онкологлардан сорашты.

Татарстан һәм Идел буе федераль округының баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, колоректаль ракны тәшкил иткән тугым һәм туры эчәктә яман шеш авырулары күрсәткечләре хәзерге вакытта онкологик авыруларның гомуми структурасында өченче урынны били. 2009 нчы елда колоректаль рак Татарстанда беренче урынга чыккач, республиканың медицина җәмәгатьчелеге борчуга калган. Моңа нисбәтле рәвештә, авыруны башлангыч чорында ачыклау өчен диспансеризациягә өстенлек бирелгән, ди табиб. Диспансеризация үтүчеләр яшерен канга тизәк анализын тапшыра башлый. Шулай итеп, Татарстанда ялган уңай яки ялган тискәре нәтиҗәсез күпкә алдынгы тикшерү алымын куллана башлыйлар. 

Авыр эш эшләгән кеше кебек ашыйбыз

Баш онколог ассызыклаганча, эчәктә яман шеш авыруына китерә торган төп сәбәпләр кешенең аз хәрәкәтләнүе, нәфесен тыя алмыйча, белештермичә теләсә нәрсә ашавы белән бәйле. “Көн дәвамында сарыф ителгән физик көч ашалган төрледән-төрле ризык күләменә туры килми. Без көн саен утын кисеп, печән чабып, су ташып, кыскасы, авыр физик хезмәт башкарган кешедәй тукланабыз. Элекке заманнарда, гел авыр эш эшләгәндә, билгеле, организмга ит, камыр ризыклары күп кирәк булган. Ә хәзер физик активлык җитми, утырып эшли торган эш күп, бу эчәклек моторикасына зыян китерә”, - дип белдерде ул.

Камыр ризыгына өстенлек бирү, яшелчә, җиләк-җимеш ашамау – татар менталитеты

“Татарларда ит, камыр ризыклары күп, ә яшелчә, җиләк-җимеш җитәрлек түгел. Берсендә Минтимер Шәймиев тә 2000 елда Казанда Россия онкологларының V корылтаенда чыгыш ясаганда, “кунаклар чакырып табын әзерләнә, өстәлгә яшелчәсе дә, җиләк-җимеше дә, өчпочмаклар, бәлешләр һәм башкасы да куела. Кунаклар киткәч, камыр ризыклары беткән була, ә яшелчә, җиләк-җимеш, яшеллек ничек бар, шулай кала” дип сөйләгән иде. Бу безнең менталитет инде һәм бу, әлбәттә, чир барлыкка килүгә тәэсир итә”, - дип билгеләп узды Рөстәм Хәсәнов.

Көннең кайсы вакытында ашасагыз да, яшелчәсез өстәлгә утырмагыз 

Онколог туклануны үзгәртү, физик активлыкны арттыру кирәклегенә басым ясады. “Бу буш сүзләр түгел, бу чыннан да бик кирәк. Физик эш булмаса да, махус күнегүләр ясау, озаклап җәяү йөрү, йөзү, чыныгу кирәк. Рационда авыр ризыкны киметергә, камыр ашларын, ысланган, майлы азыкны азрак кулланып, рационга яшелчә, җиләк-җимеш һәм сокларны күбрәк кертергә кирәк”, - диде ул. Рөстәм Хәсәнов кызыл ит, ак ит, балыкны гел аралаштырып, бертөрлерәк күләмдә ашарга киңәш итте. “Көннең теләсә кайсы вакытында ашау, төшке ашмы ул, кичкеме – яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчәдән тән башка узарга тиеш түгел”, - дип кисәтте белгеч.

Тизәктә яшерен канга анализ бирү кирәк

“Колоректаль рак очракларын ачыклау артса да, бәхеткә, ул беренче урында түгел. Ә менә тире рагы беренче урынга чыгуы борчый. Беркайчан болай булганы юк иде, ул, гадәттә, 14 урында була торган иде. Кояш соңгы елларда катырак кыздырса да, без барыбер җәен Төркиягә, Мисырга барабыз, әле шулар арасында солярийга да кереп чыгабыз”, - диде Рөстәм Хәсәнов. Ул Татарстанда ел саен 1,5 меңгә якын колоректаль рак фактлары ачыклануын һәм күбрәге башлангыч стадияләрдә булуын билгеләп үтте. “Бу диспансеризация нәтиҗәсе. Тизәктә яшерен канга анализны, һичшиксез, узарга кирәк. Чөнки ул рак дигән сүз генә түгел бит, полиплар, ялкынсынулар булырга мөмкин. Алар киләчәктә ракка әйләнмәсен өчен, сәбәбен ачыклап, һичшиксез, дәваларга кирәк”, - диде онколог.

Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия һәм онкология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Илгиз Гатауллин әйтүенчә, кеше никадәр озаграк яшәсә, яман шеш үсеш алу куркынычы да шулкадәр югарырак. 

Өчпочмакны кәбестә, кишер салаты белән ашыйк!

Илгиз Гатауллин колоректаль ракка китерүче сәбәпләрнең берничәсе ит һәм камыр ризыкларын күп кулланудан икәнен әйтте. “Әйтик, өчпочмак ул үзе итле дә, камыр ризыгы да. Аны даими ашап тору эчне катыра. Икенче яктан, әгәр өстәлдә һәрвакыт чи яшелчә һәм җиләк-җимеш булса, әлеге зыянны каплап, сәбәпләргә киртә куеп та булыр иде. Әгәр өчпочмакны кәбестә, кишер салаты белән ашап куйсак, бернинди зыяны булмаячак. Гомумән, көненә ярты кг яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк, шул вакытта сәламәтлеккә туклану нәтиҗәсендәге куркыныч янамаячак. Кавказ кухнясы да итле ризыкка бай, тик алар яшелчәләргә, яшеллек ашауга басым ясый. Без кавказ, көньяк илләре белән чагыштырганда, кибеттә бар әйбер булуга карамастан, яшелчәне бик аз ашыйбыз. Гел ит, камыр ризыклары, токмач, ипи ашыйбыз. Бездә туклану дөрес түгел”, - дип белдерде онколог.

Илгиз Гатауллин колоректаль ракның беренче билгеләренең соңгы стадияләрендә генә сизелә башлавы белән куркыныч булуын әйтте. “Башлангыч чорда аны скрининг вакытында гына ачыклап була. Симптомнарын көтеп ятарга түгел, ә тиешенчә диспансеризация узарга кирәк”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, 2015 елда республикада эчәктә яман шеш 1,5 мең кешедә теркәлгән, туры һәм тугым эчәк рагы бертөлерәк күләмдә. 400 гә якын кеше колоректаль рактан вафат булган. Колоректаль рак кая күбрәк – авыл җирлегендәме, шәһәрдәме – Илгиз Гатауллин әйтүенчә, статистикада аерма юк. Россия белән чагыштырганда да, вазгыять бертөрлерәк. Илнең барлык төбәкләрендә дә бүген ул я икенче, я өченче урында. Әле 20-30 ел элек кенә эчәктә яман шеш онкологик авырулар структурасында 5-6 нчы урыннарны биләп торган.

Профессор сүзләренә караганда, 4 нче стадиягә кадәр дә чирен белми яшәүчеләр бар. “Рак – бик мәкерле нәрсә. Күп очракта ул бернинди симптомсыз узарга мөмкин. Мәсәлән, карындык арты шеше бар. Анда корсак куышлыгында шеш үсә, бераз тукымаларны киңәйтә. Кешене берни борчымый. Кеше бары тик үзен бераз симергән дип уйлый. Чынлыкта исә, шеш үсә”, - дип сөйләде Илгиз Гатауллин. Ул беренче симптомны, кан косуны көтмәскә кирәклеген, шуңа күрә регуляр рәвештә тикшеренеп торырга киңәш итте. “Мәсәлән, Финляндиядә соңгы 5 ел эчендә аналык муентыгы рагының бер озакка сузылган очрагы да юк, чөнки анда барлык хатын-кызлар аналык муентыгы рагына скрининг уза. Без дә моңа ирешә алабыз бит”, - диде ул.

Фермер Морат Сираҗин татар милли кухнясы ашказан-эчәк тракты өчен дөньяда иң зыянлысы дип саный. Аның фикеренчә, Урта диңгез буе кухнясы иң файдалысы, чөнки анда шәраб эчүгә, яшелчә, җиләк-җимешкә зур өстенлек бирелә.

Татар кәҗә сөте эчәргә тиеш!

“Ни өчен татарлар ашкайнату-эчәк әгъзалары авыруларыннан интегә? Чөнки алар бәрәңге, ит һәм камырдан торган өчпочмакны күпләп ашый. Ә организмда кислота-селте тигезлеге булу шарт. Минем апамның танышы рак буенча диссертация язган иде. Ул янәшә торган рус һәм татар авылларын чагыштырган. Баксаң, руслар авырмый, ә татарлар рактан интегә. Бу гаҗәп тә түгел, татарның 95 процент ризыгы – кислоталы. Шуның өстенә әле татар сыер сөте эчә. Ә руслар щи, яшелчә ашый. Татарлар бит элек бәрәңгедән кала бернинди яшелчә утыртмаган, гөмбә дә ашамаган, итле ризык яраткан. Кавказ халкы да итле, майлык ризый ашый диярсез, тик алар кәҗә сөтен эчә. Кәҗә сөтеннән ясалган сыр, яшеллек күп ашый”, - дип сөйләде Морат Сираҗин.

Фермер сыер сөтенең зыяны һәм кәҗә сөтенең файдасы турында да әйтте. “Татарлар “кәҗә ул – ярлылар сыеры” дигән була, имеш, без татарлар – байлар, сыер сөте генә эчәргә тиеш. Ә сыер сөтенең кислоталы икәнен белмибез. Кәҗә сөте ул селтеле. Әйтик, син шул ук өчпочмак, пилмәнне туйганчы ашыйсың икән, аның артыннан кәҗә сөте эчеп, шул ашаганны нейтральләштереп була. Татарлар кәҗә сөте эчәргә тиеш. Рак кәҗә сөте белән генә дәвалана”, - дип белдерде Морат Сираҗин һәм үзе дә кечкенә вакытта яман шешне кәҗә сөте белән җиңүе турында әйтте.

Татар кухнясы зыянлы дияргә ярамый!

Татарстанның ресторатор һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов татар милли кухнясы – дөньяның иң яхшы кухняларының берсе, дип белдерде.

“Кеше сәламәтлеге торышына карап, нәрсә ашарга кирәклекне үзе билгеләргә тиеш. Ракка татар кухнясы гына түгел, башка сәбәпләр дә тәэсир итә ала. Шуңа күрә татар кухнясына сылтарга кирәкми, татар кухнясы файдалы, тәмле, сәламәт азыктан тора. Минем милли кухняны яраткан һәм 90 ел яшәгән туганнарым бар. Безнең кухня зур шәхесләрне тәрбияләгән. Танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов үзенең рецептлары белән татар кухнясын күтәрә алды һәм брендка әверелдерде. Бездә, мәсәлән, өчпочмаккка камыр, ит, бәрәңге, суган, тәмләткечләр кергән. Рус, итальян һәм башка кухняларда да паста, соус, ит бар. Италия, рус кухнясында тозлы кыяр булырга мөмкин инде. Бу тәме ягыннан стәмә бирә торган компонентлар. Кеше бары тик акыл белән тукланырга, туклану культурасын аңларга тиеш. Әгәр кирәгеннән артык ашаса, билгеле, нәтиҗәләре аяныч булырга мөмкин. Балаларга да туклану культурасын сеңдерергә кирәк”, - диде әңгәмәдәш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100