news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Гыйләҗев: Татар киносына йөрү гадәтен барлыкка китерергә кирәк

Драматург фикеренчә, ул театрга йөрү кебек булырга тиеш.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Драматург, «Исәнмесез?» фильмының сценарий авторы Мансур Гыйләҗев татар киносына йөрү гадәтен барлыкка китерергә өнди.

«Бездә театрга йөрү гадәте бар. Казанга килгән кунакларны без сауна, ресторанга түгел, ә театрга алып барабыз. Бездә кинога йөрү гадәте барлыкка китерергә кирәк. Гаилә, дуслар, туганнар белән кинога бару, милли татар фильмнарын карау гадәте барлыкка килсә, ул зур алга китеш булыр иде. Ул гадәт ныклап урнашсын өчен без бик тырышырга тиеш», — ди ул.

«Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова биш ел дәвамында ул юнәлештә үзгәрешләр булуын әйтте. «Биш ел элек булганны һәм хәзергесен чагыштырсак, ул — җир белән күк арасы. Кешеләр кинога тартыла башлады», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100