news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогер Ләйлә Лерон рус аудиториясен татар дөньясы белән таныштыру тәҗрибәсен сөйләде

Блогер фикеренчә, шәхес белән кызыксынган очракта, аның туган телен өйрәнергә кирәк.

Блогер Ләйлә Лерон рус аудиториясен татар дөньясы белән таныштыру тәҗрибәсен сөйләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Блогер Ләйлә Лерон социаль челтәрләрдә рус телле кулланучыларны татар дөньясы белән таныштыру тәҗрибәсен уртаклашты.

Блогер аккаунтын русча алып бара, чөнки аның аудиториясенең бер өлеше рус телле, башкалары — татар телле. Комментарийда татарча язсалар, блогер аларга җавапны татарча биргәнен әйтеп узды.

«Минем рус аудиториясе татар милләте, аның мәдәнияте белән кызыксына башлады. Мин кешеләрне шуңа өндим. Рус кешеләренең телен сындыра-сындыра татарча аралашырга тырышканын күрәм», — диде Ләйлә Лерон Татарстан Милли китапханәсендә «Акыл Фабрикасы» белем бирү форумы кысаларында узган очрашуда.

Ләйлә Лерон фикеренчә, башка милләт кешесенең тормышы, иҗаты белән кызыксынганнар ул шәхеснең туган телен белергә тиеш.

Ул татар проектларының үсешендә аудиториянең зур роль уйнаганын аңлатты. Аның фикеренче, «Моң», «Әлиф» проектлары дөрес эшли. Алар рус телендә бер, татар телендә икенче теманы аңлатып яза.

«Мәсәлән, „Моң“нарның, „Әлиф“ләрнең төп аудиториясе — минем кебек кешеләр. Әгәр алар текстны башта русча аннары татарча тәрҗемә итеп язсалар, нигә шул ук мәгълүматны ике телдә бирергә?» — дип сөйләде ул.

«Төрле комментарийлар укыйм. Мәсәлән, берсе „Нурбәкнең әйткән уйларын, фикерләрен беләсем килгән иде. Мин Нурбәкне шундый яратам, аның текстларын аңлыйсым килә“ дип язган. Шулхәтле Нурбәк белән кызыксынсаң, татсофтка яки гуглга керәсең дә, текстны татарчага тәрҗемә итәсең», — дип киңәш бирде ул татар телен белмәүче укучыга.

Ләйлә Лерон композитор Эльмир Низамовның концертында булган вакыйганы да мисал итеп китерде.

«Шундый матур композицияләр арасында җырчы татарча нидер сөйли иде. Аның рус фанатлары бар икән. Шунда алда утырган ике хатын: „а можно по русски, пожалуйста“ дия башладылар. Эльмир биреште инде һәм русча сөйли башлады. Мин шундый әрнедем. Сиңа ошый икән Эльмир Низамовның концерты, утыр инде дәшмичә. Син хөрмәт йөзеннән аның телен өйрәнергә тиешсең. Берәр шәхес белән кызыксынсаң, аның теленә, мәдәниятенә хөрмәт белән карарга кирәк», — ди Ләйлә Лерон.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100