Ульяновск өлкәсенең 11 сыйныф укучысы Камилә Алмакаева 1 миллион сум бүләк откан

Камилә Алмакаева — «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсында Ульяновск төбәге вәкилләре арасында 1 миллион сум откан бердәнбер бала.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсында катнашкан Ульяновск өлкәсе мәктәпләренең өлкән сыйныфларында укучы дүрт егет-кыз: өчесе — 200әр мең сум, ә Мариин гимназиясенең 11 класс укучысы Камилә Алмакаева 1 миллион сум откан. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итте.

Мариин гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Камилә Алмакаева — Ульяновск төбәге вәкилләре арасында 1 миллион сум откан бердәнбер бала.

«Җиңүем турында белгәч, башта шатлыклы мизгелләр кичереп, үземне бик тә бәхетле кеше итеп тойдым, аннары шаккаттым, дөресен әйткәндә, бүген дә әле моңа ахыргача ышанмыйм. „Большая перемена“ конкурсы дөрес юнәлештә баруымны аңларга ярдәм итте, әлеге бәйгедә мин белем белән беррәттән, зиһенлелек, тапкырлык, зирәклек кирәк булуына инандым», — ди Камилә.

Бөтенроссия конкурсының читтән торып үткәрелгән этабында Камилә рус революциясен картиналар һәм символлар рәвешендә тәкъдим иткән. Ярымфиналда ул Идел буе федераль округының башка өлкә-республикаларыннан килгән егет-кызлар белән бергә бер көн эчендә социаль бизнес булдыра — экоферма — үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен контактлы зоопарк проектын әзерли. Финалда Камилә командасы «Школа-2030: БОС (будущее осуществляется сегодня) проекты белән чыгыш ясаган.

«Большая перемена» конкурсында җиңүче укучылар тиздән үзләренең иҗат эшләрен өлкә Губернаторы Сергей Морозов игътибарына тәкъдим итәчәк. Мисал өчен, Камилә Алмакаева экоферма белән киләчәк мәктәбе турында сөйләргә җыена, диелә бу хәбәрдә.