Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү татарлары автономиясе татар теле курслары оештыра
Биредә Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән һәм чит илләрдән студентлар шөгыльләнә.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Төбәк иҗтимагый оешмасы — Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе теләге булган һәркемгә татар телен бушлай һәм уңайлы форматта — Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, шулай ук онлайн форматта өйрәнү мөмкинлеген тәкъдим итә. Бу турыда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе матбугат үзәге хәбәр итте.
Оештыручылар сүзләренчә, хәзер Мәскәү шәһәренең татар автономиясендә илледән артык кеше татар телен өйрәнә. Барлыгы 5 төркем бар. Шуларның берсе — көндезге, өчесе — онлайн, шулай ук экспресс-курс та үткәрелә. Дәресләрне филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Вәлиева уздыра.
Төрле дәрәҗәдәге төркемнәрдә Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән һәм хәтта башка илләрдән студентлар шөгыльләнә: дәресләргә Бөекбритания, Канада һәм Португалия илләреннән дә кушылганнар.
3-4 ай узгач, студентлар туган телләрен яхшы аңлый башлый һәм сөйләшү клубында практика уза. Туган телне белү теләге, дәресләрнең даимилеге һәм көндәлек практикасы — татар телен үзләштерүнең бөтен сере. Белешмәләр өчен телефон: +7 985 419-11-36.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз