news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Белем җәүһәрләре» һәм #әдәбимарафон бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү «Пирамида»да була

Быелга бәйгедә Татарстаннан гына түгел, Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, Санкт-Петербург шәһәреннән, Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия республикаларыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан вәкилләр катнашкан.

«Белем җәүһәрләре» һәм #әдәбимарафон бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү «Пирамида»да була
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарча китап-журналлар укып үзләренең һәм балаларының эрудицияләрен һәм тел байлыкларын арттыручы, заманча интернет-технологияләрне куллана белгән һәм үзләре дә Интернет челтәренең татар өлешен үстерүдә өлеш керткән, XIII Дөньякүләм #әдәбимарафон һәм XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистларын 20 ноябрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырганнар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

#Әдәбимарафон дөньякүләм онлайн-проектының финалистлары саны быел 1060 тан артык. Катнашучылар арасыннан Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, күп милләтле Россия төбәкләреннән (Санкт-Петербург шәһәреннән, Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан) милләттәшләр бар.

«Белем җәүһәрләре» бәйгесе 2010 елдан бирле ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла. 2020 елда бәйгедә катнашырга теләк белдереп 169 гариза (98 интернет-проект һәм 71 википедияче хезмәте) кабул ителгән һәм 10 номинациядә 50 интернет-проект авторы (I, II, III урыннар һәм дипломантлар) финал тантанасына чакырылган.

«Белем җәүһәрләре» бәйгесенең нигезләмәсе белән бәйгенең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы, ә финалистлар белән http://konkurs.belem.ru/finalistlar2020 адресы буенча кереп танышырга мөмкин. #Әдәбимарафон финалистлары исемлеге Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында http://tat-i.net/tt/finalistlar2020 адресы буенча, ә нигезләмәсе http://tat-i.net/tt/adabimarafon-13 адресы буенча урнаштырылган.

Тантанада финалистларны бүләкләргә республикабыз җитәкчелегеннән, Дәүләт Советыннан, министрлыклардан дәрәҗәле кунаклар, республика районнары җитәкчеләре, ВКонтакте һәм Википедия вәкилләре, танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, танылган җырчылар һәм артистлар, телевидение һәм матбугат чакырулы.

Тантана Татнетны үстерү фонды тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә. Татнетны үстерү фондының рәсми мәгълүмати партнеры: «Татмедиа» агентлыгы. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә тантана 20 ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100