news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров каберенә таш куелды

Таш диңгез ярында горур басып торган кыяны хәтерләтә.

Илһам Шакиров каберенә таш куелды
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакировның каберенә бүген таш куелды.

Ташны скульптор Фәнил Вәлиуллин ясаган. Таш диңгез ярында горур басып торган кыяны хәтерләтә. Плитәнең аскы өлеше фортепиано клавишалары рәвешендә ясалган. Скульпторга идеяне Илһам Шакировның ярдәмчесе, 25 ел җырчы янәшәсендә булган Илһам Хаҗиев тәкъдим иткән.

«Илһам Шакировның Кырымда яраткан урыны бар иде. Ярымутрауга барганда ул анда булмыйча калмый иде. Ул урын — Игезәкләр кыясы. „Миллион еллар буе бу кыялар дулкыннарга каршы көрәшеп горур тора. Легенда буенча бу кыяларга Шаляпин да менеп җырлаган“, — дип күп мәртәбәләр сөйләгәне бар Илһам абыйның. Кабер ташын да җырчының яраткан урыны белән бәйлисе килде», — диде Илһам Хаҗиев.

Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Илһам Шакировны үзен дә таш кыя кебек нык характерлы кеше иде дип искә алдылар. Кабер ташында кыя да, диңгез дә бар. Илһам Шакиров диңгезне нык яраткан, диңгезгә багышланган җырлар да җырлаган.

«Илһам абыйның кабере янәшәсендә татар халкының бик күп олы шәхесләре җирләнгән. Аның ташын да башка зыялыларныкыннан биегрәк булмасын дип теләдек», — диде Илһам Хаҗиев.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин таш куюда һәм Илһам Шакировның исемен мәңгеләштерүдә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Хөкүмәтенә зур рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100