Самараның Яңа Ярмәк авылы балалар бакчасында "Сөмбелә"не бәйрәм иттеләр

Балаларга кәнфит һәм алма өләшкәннәр.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ").  Самараның Яңа Ярмәк авылы балалар бакчасында "Сөмбелә"не бәйрәм иттеләр. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

"Балаларны ике төркемгә бүлеп, көзге эстафетаны башлап җибәрдек. Бәйгеләр төрле иде: яфраклар да, алма уңышы да җыйдык, рәсем дә ясадык, кабак тәгәрәтеп тә карадык, табышмакларга җавапны да биз тик таптык", дип сөйләде Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире Алия Хәмидуллина .

Бәйгеләр азагында балаларга күчтәнәчкә алып килгән кәнфитләрне, алмаларны өләштеләр. "Тагын безгә кунакка килегез", — дип озатып калды алар.