news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Румыния татарлары Констанца шәһәрендә өченче тапкыр Сабантуй оештырган

Сабантуйда татар халкының билбаулы көрәше, казах һәм үзбәк көрәше уздырылган.

Румыния татарлары Констанца шәһәрендә өченче тапкыр Сабантуй оештырган
Наим Белджин

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 10-13 сентябрь көннәре Румыниянең Констанца шәһәрендә V Халыкара мәдәни фестиваль кысасында өченче тапкыр Сабантуй узган.

«Бәйрәмдә I Бөтендөнья билбаулы көрәш буенча „Беллаш“ конгрессы оештырылды, анда 36 ил вәкиле катнашты. „Беллаш»ның президенты, дөнья континентларына күрә җитәкчеләре һәм составы билгеле булды», — диде „Татар-информ“ хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның сүзләренчә, «Беллаш» конгрессының Президенты итеп Үзбәкстан вәкиле Камил Юсупов, Азия континенты генераль секретаре итеп Казахстан вәкиле Рафаэль Хәбиров, Румыния татары — Румыния көрәш федерациясе президенты Наим Белджин директорлар советы әгъзасы итеп, кабул итүче ил буларак Румыния сайланган.

«Сабантуйда өч стильдә көрәш: татар халкының билбаулы көрәше, казах һәм үзбәк көрәшләре булды һәм кырым татарлары көрәше күрсәтелде. Уктан ату, йомырка салынган кашыкны тотып йөгерү, аркан тарту, таяк тарту, кул көрәштерү, интеллектуаль уеннар (казахларның „тогыз кумалак“, кыргызларның „тогуз коргоол“, төрекләрнең „мангала“ уеннары), рәсем буяу һәм чигү буенча остаханәләр оештырылды», — диде ул.

«Сабантуйга Татарстаннан Илүсә Хуҗина, Максуд Юлдашев, Кирам Сатиев кебек артистлар килде. Моннан тыш, Молдовия, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Палестина артистлары да чыгыш ясады», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

Айгөл Зара Кәбирова әйтүенчә, көрәштә Татарстаннан ике егет абсолют батыр калган. «65 килограмм авырлыкта Нәфис Миңнебаев, 85 килограмм авырлыкта Рәнис Галимуллин җиңү яулады», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot