news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Литва татарлары фәнни җыенында төрек галимнәре чыгыш ясаган

Биредә Литва татарларының кулъязмаларында төрекчә текстлар һәм андагы сүз ясалышы. Төркиянең Литвага һәм Литва татарларына карашы һәм башкалар турында сөйләгәннәр.

Литва татарлары фәнни җыенында төрек галимнәре чыгыш ясаган
Хөсәен Дургут

(Истанбул, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия галимнәре Вильнюс университеты оештырган «XIV–XXI гасырларда Литва тарихы һәм мәдәниятендә татарлар: яңа тикшеренүләр» дигән халыкара фәнни конференциядә татарлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Галим Хөсәен Дургут хәбәр иткәнчә, Литва парламенты 2021 елны «Литва татарлары елы» дип игълан иткән, фәнни җыен шул уңайдан Литва Бөек Герцоглыгының 1321 елда татарлар белән багланышлар коруына 700 ел тулуга багышлап оештырылган. Конференциягә Төркиядән дүрт төрек галиме катнашкан.

«Чанаккалә 18 март» университеты тюркология факультеты доценты Хөсәен Дургут берничә ел Литвада яшәп, андагы татарларның телен өйрәнүче галим буларак, Литва татарларының кулъязмаларында төрекчә текстлар һәм андагы сүз ясалышы белән бәйле докладын тәкъдим иткән.

Мәрмәрә университеты профессоры Мәһмәт Ача «Телен югалткан халыкның милли көрәштә милли традицияләрнең роле: Литва татарлары мисалында» дигән темага чыгыш ясаган. Токат Газиосманпаша университеты галимнәре Бәһиҗә һәм Мәһмәт Җәләл Варишогуллары мәдәни дипломатия кысаларында Төркиянең Литвага һәм Литва татарларына карашы турында сөйләгән.

«Бу җыенга Литва да, Төркия дә зур әһәмият бирде. Анда Төркиянең мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкилләре, Төркиянең Литвадагы илчесе дә катнашты. Болгария, Венгрия, Германия, Испания, Польша, Россия кебек ун илдән килгән галимнәр алдында төрек илчесе Гөкһан Туран, Польшаның Литвадагы илчесе Урсула Дорошевска, Литва мәдәният министры Саймонас Кэрис чыгыш ясадылар», — дип сөйләде Хөсәен Дургут «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Польша галимнәре Анджей Стопчинский — «Муса Бигиевның сәяси фикерендә — Төркия», Изабела Конкзак «Касыйм Әмин һәм Муса Бигиев мантыйгы буенча хиҗаб проблемасы» дигән темаларны яктыртканнар. Ике көнлек фәнни җыенда 40 доклад тәкъдим ителгән. Татарстаннан КФУ галимнәре Диләрә Усманова, Динә Мостафина, Мәрҗани институты галиме Марат Гыйбатдинов та доклад сөйләгән.

Конференция ахырында оештырылган концерт программасында төрле татар диалектларына караган җырлар яңгыраган, шул исәптән Рөстәм Яхинның — «Китмә, сандугач», Ифрат Хисамовның «Утыр әле яннарыма» җырлары башкарылган. Литва һәм Польша татарлары гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә тәкъдим ителгән. Галимнәр катнашында Литвадагы татар авылларына экскурсия оештырылган.

Конференция һәм аңа бәйле чараларны оештыруда Вильнюс университеты галимәсе, биредәге Татар җәмгыяте рәисе Галина Мишкинене зур тырышлык куйган. Төркия галимнәре аңа рәхмәтләрен белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100