news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровград татарлары: «Татарча диктант» берләштерә дә, тәрбияли дә

«Шәhәребездә дәрәҗәле, үрнәк булырлык татар мәктәбе эшләп килүенә чиксез шатланабыз hәм аның белән горурланабыз», - дип яза Мәрьям Хәйбуллина.

Димитровград татарлары: «Татарча диктант» берләштерә дә, тәрбияли дә
emetul73.ru

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Димитровград шәhәрендә яшәүче Мәрьям Хәйбуллина «Татарча диктант» хакында фикерләре белән уртаклаша.

«Татарча диктант» дип аталган Бөтендөнья белем тикшерү акциясе Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерә дә, тәрбияли дә.

Әлеге чараның максаты — ана теленә мәхәббәт уяту, хатасыз яза белү омтылышы, татар телен тирәнтен өйрәнү теләге hәм аңа хөрмәт тәрбияләү. Бу акция илебез шәhәрләре һәм авылларында, Татарстан Республикасының барлык районнарында, хәтта чит илләрдә дә уздырыла.

Димитровград шәhәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе дә милләтебезнең мәдәниятен үстерү, татар телен саклап калу теләге белән ел саен бу чарага кушыла. 2016 елда «Татарча диктант» мәктәп укучылары белән генә уздырылса, хәзер инде анда татар теле белән кызыксынучы милләттәшләребез дә катнаша. Аларның саны елдан-ел арта бара.

11 сентябрьдә Россия регионнарында катнашучыларга диктантны «Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларының туры эфирында укыдылар. Шулай ук диктантны язу өчен офлайн мәйданчык та оештырылган иде. Диктант тексты итеп танылган язучы Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган «Томаннарга төрелгән яшьлек» дип исемләнгән өзек тәкъдим ителде. 

Диктант текстын туры эфирда — «Татарстан» телеканалы җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов, ә офлайн мәйданчыкта югары категорияле татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Илдус кызы Сәмигуллина матур итеп укыды.

Диктант язуда мәктәп директоры Мөнирә Мәүлет кызы Джумаева, укытучылар, укучылар, аларның әти-әниләре, өлкән буын вәкилләре бик теләп катнашты.

Шулай ук милләттәшебез Ривгат Ибраһимов исемендәге күппрофильле лицейның география укытучысы Гөлсинә Замалова да белемен сынап карады. Ул рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана телен өйрәтү буенча түгәрәкне озак еллар инде уңышлы гына алып бара.

Татарстанның Нурлат районында туып үскән, хәзер Мулловка бистәсендә яшәүче, күз явын алырлык искиткеч матур курчаклар тегүче, мәктәпләрдә үткәрелгән чараларда, Сабантуйларда актив катнашучы, күргәзмәләр оештыручы Гөлкәй Гибадуллина да бу чарага ел саен ашкынып килә. Бу мөлаем ханымның үз-үзен тотышы, зәвыклы итеп киенүе милләтебезне яратуын hәм татар җанлы булуын ачык күрсәтә.

Диктантны укучы мөгаллимә Гүзәл Илдус кызының елмаеп каршы алуы безне — өлкән кешеләрне мәктәп елларына алып кайтты. Ә инде әсәрнең эчтәлеге студент вакытларын исебезгә төшерде. Шыгрым тулы автобуста пальтоның төймәләре өзелеп калган мизгелләр бик күп кешедә булгандыр, мөгаен.

Олы яшьтә булсак та, укучылар сыман парта артына утырып диктант язу, белемебезне тикшерү үзе бер рәхәтлек бирә. Аны язу өчен татарча сөйләшә белү генә җитми, әдәбият белән грамматиканы да яхшы белергә кирәк.

Шәhәребездә дәрәҗәле, үрнәк булырлык татар мәктәбе эшләп килүенә чиксез шатланабыз hәм аның белән горурланабыз. Форсаттан файдаланып, бу чараны оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100