news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентның Татар мәдәни үзәге рәисенә Үзбәкстанның дәүләт бүләген тапшырдылар

«Меҳнат шуҳрати» ордены илдә милләтара дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга өлеш керткән өчен бирелә.

Ташкентның Татар мәдәни үзәге рәисенә Үзбәкстанның дәүләт бүләген тапшырдылар
https://prtuz.tatarstan.ru

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин «Меҳнат шуҳрати» ордены белән бүләкләнгән.

Үзбәкстан Республикасындагы Татарстан вәкиллеге сайтында хәбәр ителгәнчә, Үзбәкстан Республикасы Президенты Шавкат Мирзиёев указы нигезендә Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин «Меҳнат шуҳрати» ордены белән бүләкләнә.

Орден аңа илдә милләтара дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән лаеклы өлеше, милли мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклап калуда һәм үстерүдәге зур казанышлары, чит илләр белән ике яклы үзара файдалы мөнәсәбәтләрне һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне яңа дәрәҗәгә чыгару өчен бирелә.

Ришат Нәбиуллинның яшь буынны Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык рухында, милли һәм гомумкешелек кыйммәтләренә хөрмәткә өйрәтеп тәрбияләү буенча үрнәк эшчәнлеге һәм җәмгыять тормышында актив катнашуы югары бәяләнә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100