news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсендә «Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында» балалар сменасы булды

Балалар Алтай һәм Салаир таулары итәгендә, уңайлы ял итү һәм яшәү шартлары булган урында ял иткән.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Новосибирск өлкәсендә 8 августтан 15 августка кадәр «Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында» VI иҗади балалар сменасы үтте.

Смена Новосибирск өлкәсендә яшәүче балаларны берләштерү, аларның телен, милли үзаңын һәм татар халкының гореф-гадәтләрен дәвам итүче буларак үстерүне максатында үткәрелә, дип хәбәр итте оештыручылар.

Гамәлгә куючы — Новосибирск өлкәсенең Мәдәният министрлыгы. Әлеге ялны «Новосибирск өлкәсе татар мәдәният үзәге», «Идел» яшьләр үзәге, «Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» һәм «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» оештырган.

Балалар ялын үткәрү урыны — «Зеленый Дом» ял базасы Алтай һәм Салаир таулары итәгендә, уңайлы ял итү һәм яшәү шартлары булган урында урнашкан.

Әлеге сменаның программасында тарих, тел, вокал, халык биюләре буенча дәресләр, кызыклы уеннар, конкурслар һәм балаларга төрле яклап ачылырга ярдәм иткән милли үзенчәлекле чаралар үткәрелгән.

Ял итү Новосибирск шәһәрендә балалар Сабан туе белән тәмамланган. Монда әти-әниләр үзләренең балаларының 8 көн эчендә нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрә алган.

«Идел» яшьләр үзәгенә балаларга тапшырылган бүләкләре һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясенә дидактик материаллар өчен рәхмәтебезне белдерәбез, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100