news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Кави Нәҗминең 120 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

«Мәхәббәт аурасы» фотокүргәзмәсе Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында эшли.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Мәхәббәт аурасы» фотокүргәзмәсе ачылды. Ул күренекле татар язучысы һәм тәрҗемәче Кави Нәҗминең һәм аның тормыш иптәше, язучы Сәрвәр Әдһәмованың 120 еллыгына багышланган.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итүләренчә, күргәзмәне ачу тантанасында Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Нәҗметдинова һәм оныкчыгы Константин Колпаков катнашты.

Фотографияләр һәм китаплар гаилә архивыннан тәкъдим ителгән.

«Без шундый күргәзмәләрдә булганда, балаларыбыз гаилә, халык, ил тарихы белән кызыксынганда, без көчле булачакбыз, без алга барачакбыз һәм иң югары үрләргә җитәчәкбез. Чөнки үткәннән башка, бабаларыбызны хөрмәт итмичә, безгә алга таба яшәү мөмкин түгел», — диде Константин Колпаков.




news_right_1
news_right_2
news_bot