news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең икенче этабын игълан итә

Shayan.tv сайтының баш битендә «Сәйлән» төймәсенә басып, яраткан җырчы өчен тавыш бирергә мөмкин.

«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең икенче этабын игълан итә

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең икенче этабын игълан итә.

Ел саен фестиваль меңләгән сәләтле баланы үзенә җәлеп итә. Бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

«ШАЯН ТВ» каналы нәни җырчылар өчен тавыш бирергә чакыра. Shayan.tv сайтының баш битендә «Сәйлән» төймәсенә басып, яраткан җырчы өчен тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирү 2021 елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 3нче этапка чыккан катнашучыларның исемлеге билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot