news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсе Яңа Спас районы татарлары җыелышында автономия советы рәисе сайланды

Татар милли-мәдәни автономиясе активының җыелышы узды.

Ульяновск өлкәсе Яңа Спас районы татарлары җыелышында автономия советы рәисе сайланды
http://emetul73.ru.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Яңа Спас район хакимияте бинасында татар милли-мәдәни автономиясе активының җыелышы узды. Район татарлары җыелышында автономия советы рәисе итеп Раил Рәхим улы Муракаев сайланды. Исмаил Хабушев, Фәвзия Якупова һәм Кәрим Аделов аның кандидатурасын яклап чыгыш ясадылар. Раил Муракаев Инза районы Дракино авылында туып үскән. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Район хакимияте башлыгы Александр Горбунов озак вакыт Равил Фатыйх улы Невмятуллин җитәкчелек иткән татар милли-мәдәни автономиясе советының татар телен һәм мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калып үстерү юнәлешендә зур эшләр башкаруын билгеләп үтте. Актив эшләп килүче әлеге оешма районда яшәүче өч меңгә якын татар кешесен берләштерә, диде ул.

Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин быел 24 еллыгын билгеләп үтүче мохтарият тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Безнең автономия мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә, мәктәпләрдә ана телен укыту проблемасын игътибар үзәгендә тота, диде ул.

 Автономия җитәкчесе озак еллар Яңа Спас районы татарларын әйдәп барган Равил Невмятуллинны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Милли тормышта актив катнашучы Раил Муракаев, Кәрим Аделов, Гөлфия Бикбаева һәм Суфия Курмакаева өлкә татар автономиясе конференциясенә делегатлар булып сайландылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100