news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новокузнецкида татарларның көнкүреше борынгы әйберләре күргәзмәсе тәкъдим ителде

Новокузнецк шәһәре хакимияте мәйданында «Новокузнецк этнопалитрасы» милли мәдәниятләр фестивале узды.

Новокузнецкида татарларның көнкүреше борынгы әйберләре күргәзмәсе тәкъдим ителде
https://tatar-congress.org/ru

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәре хакимияте мәйданында «Новокузнецк этнопалитрасы» милли мәдәниятләр фестивале узды. Бәйрәм кунакларына татарларның көнкүрешендә кулланыла торган борынгы әйберләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук шәһәр халкын татар халкының милли ашлары белән сыйладылар.

«Новокузнецк этнопалитрасы» фестивале — ул Новокузнецк шәһәрендә яшәүче төрле милләт кешеләрен бер урында берләштерә торган бәйрәм. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Быел бу чарада Новокузнецк шәһәре татарлары җирле милли-мәдәни автономиясенең Гөлсинә Гайнетдинова җитәкчелегендәге «Нур» коллективы катнашты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot