Тобольскида юбилей X "Искер җыен" себер татарлары тарихи-мәдәни мирасы фестивале узачак

Фестиваль кысаларында, XI "Искернең тарихи язмышы" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырылачак.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). 21-23 июньдә Тобольскида X “Искер җыен” Халыкара себер татарлары тарихи-мәдәни мирасы фестивале узачак. Фестиваль үз эченә XI “Искернең тарихи язмышы” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияне ала, дип хәбәр итә Төмән өлкәсенең “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова.

Себер татарларының милли традицияләрен торгызу һәм мәдәниятен саклау максатын тоткан фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Төмән өлкә Думасы, Тобольск шәһәре хакимияте, шәхси эшкуар, меценат Дамир Ибраһимов ярдәме белән “Мирас” җәмгыяте тарафыннан оештырыла. 

Конференция 21 июнь көнне Тольск шәһәр Думасы утырышлар залында үтәчәк. 

“Искер җыен” фестивале 22 июльдә борынгы Себер ханлыгы башкаласы булган урында – Тобольск шәһәреннән 19 чакрым ераклыкта урнашкан “Искер” тарихи-мемориаль комплексында ачылачак. Бу көнне биредә фольклор һәм музыкаль ансамбльләр, җырчылар, биючеләр чыгыш ясаячак. Аларның чыгышлары “Вокал”, “Инструменталь осталык”, “Хореография”, “Сәнгатьле сөйләм”, “Декоратив-гамәли сәнгать” кебек номинацияләрдә бәяләнәчәк.

Шулай ук спорт ярышлары да булачак. Ир-егетләр милли көрәштә һәм гер күтәрүдә көч сынашачак. Табигать кочагында иң матур милли йорт күренешен корып куючылар, иң яхшы милли аш-су әзерләүчеләр дә жюри тарафыннан бәя алачак.

Фестиваль лауреатлары һәм кунаклар катнашында Гала-концерт 23 июльдә Тобольскиның “Синтез” Мәдәният йортында узачак.