Таҗетдин Янчыголга һәйкәл ачу тантанасы була

Аның китаплары мәдрәсәләрдә дәреслек буларак файдаланылган

 (Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Милләтебезнең танылган мәгърифәтчесе, галим, тарихчы, язучы, педагог, дин әһеле, татарлар арасында абызлар хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе Таҗетдин Янчыголга (1768-1838) иртәгә сәгать 13.00 дә Зәй районында һәйкәл ачу тантанасы була. Анда республика һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, танылган иҗат әһелләре катнашуы көтелә. Һәйкәл Таҗетдин Янчыгол урамындагы скверда урнаштырылган. Үзе ул Зәй районының Имәнлебаш авылында васыяте буенча җирләнгән.

Искәртеп үтәбез: Әстерхан, Дагстан, Төркиядә белем алган. Гарәп, фарсы һәм төрки телләрне, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән күпкырлы шәхес. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе, тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язуы мәгълүм. “Рисаләи Газизә”, “Тәварихы Болгария”, “Сидрәтел-мөнтәһа” һ.б. басмаларында ул мөселманнарча тәрбия бирү, исламда хокук, тарих һәм медицина темаларын яктыркан, бу китаплар мәдрәсәләрдә дәреслек буларак файдаланылган.

Таҗетдин Янчыгол имам һәм Кама аръягында мөдәррис булган.