news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә татар әдәбияты хакында җыенда Дәрдмәнд һәм Марсель Галиев янәшә телгә алынды

Инөнү университетының Көньяк Азия тикшеренүләре һәм гамәлгә кую үзәге оештырган чарага Азияне өйрәнүче аспирантлар җыелды.

(Истанбул, 16 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Инөнү университеты үткәргән фәнни конгресста татар әдәбиятына кагылышлы чыгышлар булды. Биредә Дәрдмәнд һәм Марсель Галиев иҗатлары яктыртылды, дип сөйләде шушы уку йорты галимәсе, филология фәннәре докторы Рамилә Яруллина-Йылдырым.

Халыкара Азия тикшеренүләре аспирантлар конгрессын Инөнү университетының Көньяк Азия тикшеренүләре һәм гамәлгә кую үзәге оештырган.

Җыенда Инөнү университеты аспирантлары Дәрья Бичәр Дәрдмәнд шигырьләрендәге сәнгати үзенчәлек хакында сөйләде; Әсранур Айдоган «Хәзерге чор татар әдәбияты вәкиле Фәүзия Бәйрәмованың „Күчүм хан“ романы» дигән теманы яктыртты; Фатма Җанполат Җанал Марсель Галиевнең «Җиһангир» поэмасында сүз сәнгатенең бәяләнүе турында чыгыш ясады.

Халыкара аспирантлар конгрессында Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты докторантура студенты Энҗе Садыйкова да катнашты. Ул төрки мәдәнияттә «Ватан» сүзенең үзенчәлекләре хакында доклад укыды.

Азия төбәген тикшерүче халыкара аспирантлар конгрессы онлайн форматта ике көн дәвам итте. Анда 11 секция эшләде. Аларның берсен милләттәшебез, Инөнү университеты Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе Рамилә Яруллина-Йылдырым җитәкләде. 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100