news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарапул шәһәрендә татар иҗтимагый хәрәкәтенең юбилеена багышлаган чара булды

Сарапулда татар хәрәкәте эшли башлауга да 30 ел вакыт үтеп киткән.

Сарапул шәһәрендә татар иҗтимагый хәрәкәтенең юбилеена багышлаган чара булды
https://yanarysh.ru/

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ») Шушы көннәрдә Удмуртиянең «Электрон» мәдәният сараенда Сарапул шәһәренең татар иҗтимагый хәрәкәтенең 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Халкым белән горурланам» дип аталган кичә узды.

Сарапулда татар хәрәкәте эшли башлауга да 30 ел вакыт үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә милли учакның сүн­мәве, ялкынының кайнарлыгы ки­ме­мәве сөендерде мине. Милли хәрәкәткә яңа кешеләр өстәлү аны тагын да җанландыра, эшен кызыклырак, нәтиҗәлерәк итә. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Гореф-гадәтләрне, йола­ларны, тарихыбызны, милли үзенчәлегебезне чагылдырган му­зей эшләве дә, бүгенге көндә татарларның үз милли мәдәният үзәге булуы да күпне сөйли. Ә иң мөһиме: бергәләшеп эшләүче команда бар. Яшь буынны җырларга, биергә, татарча сөй­ләшергә өйрәтүче «Чулман», «Мирас» ансамбльләрен җитәкләүче Мәүлидә Фәйрузова, аңа бу эштә ярдәм итүче милләттәшләр бар.

Өлкән буынны бергә җыеп, халык җырларын, моңыбызны яшь буынга җиткерү өстендә Зәринә Вакилова җитәкчелегендәге «Яшьлек» ансамбле эшли. Һәм тагын да бик күп милләттәшләр күркәм эшләр башкаралар. Татар милли-мә­дәни автономиясенең Сарапул бүлек­чәсен җитәкләүче Зөлфәт Арс­ла­нов әйтүенчә, «Халкым минем» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе 30 еллык кысаларында үткән чараларның берсе генә. Ул тагын да дәвам итәчәк

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100