news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасста узачак Халыкара сабан туен уздыру буенча эшлекле төркем җыелышы үтте

Сабан туе узачак төп мәйданчык — Кузбассның Томь елгасы яр буенда урнашкан, 50 мең кеше сыйдырышлы Мәскәү мәйданы.

Кузбасста узачак Халыкара сабан туен уздыру буенча эшлекле төркем җыелышы үтте
https://tatar-congress.org/

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Кемерово шәһәрендә Кузбасста узачак Халыкара шахтерлар Сабан туен уздыруга бәйле эшлекле төркем җыелышы үтте.

Эшлекле төркем бәйрәм узачак мәйданнар белән танышты. Сабан туе узачак төп мәйданчык — шәһәрнең Томь елгасы яр буенда урнашкан, 50 мең кеше сыйдырышлы Мәскәү мәйданы, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Татарстан сәнгать әһелләре концертын исә Штоколов исемендәге Кузбасс филармониясендә, ат чабышларын — Кемерово өлкәсенең Крапивинский муниципаль округы Кабаново авылында уздыру планлаштырыла.

Объектлар белән танышып чыккач, Кемерово өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Алексеев Кемерово өлкәсе Мәдәният һәм милли сәясәт департаменты башлыгы урынбасары Татьяна Тихонова катнашында әлеге чараны оештыруга бәйле мәсьәләләргә караган эшлекле төркем киңәшмәсе булып узды.

Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Виктория Даутова, Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитетының баш референты Азат Садриев, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100