КФУда Нәкый Исәнбәтнең Тукай турында моңарчы беркайда чыкмаган доклады тәкъдим ителде

Миләүшә Хәбетдинова сүзләренчә, Нәкый Исәнбәт докладында Тукайның шәкерте булуын раслап чыга.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова Татарстанның халык шагыйре, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган 26 битлек докладыннан өзекләр укып үтте. Галимә беркайда да басылмаган докладны фольклорчының архивыннан тапкан.

«Тукай бөтен гомерен, бөтен иҗатын халкына тугры булырга, татар халкын караңгылыктан чыгарырга өнди, аны культурада мәгърифәтле итүче кеше. Тукай халык иҗатын, авыз әдәбиятын өйрәнеп, үзенең иҗатын да халыкка якын итү юлын ачты. Бу хәл аңа яңа татар поэзиясе дигән киң поэзияне нигезләүче булырга мөмкинлек бирде», — дип язган Нәкый Исәнбәт.

Язучы докладында Тукайның халыкчанлыгын — халыкның борынгы мифологиясе, легенда чыбыгы һәм фольклоры җирлегендә булуын искәртә. «Мифологик иҗатны тасвирлау аркылы карау әсәрләренең халыкчан булуына зур нигез. Аңа ул нигездә үзенә дә легендалар тудырырга мөмкинлек бирелә», — дип яза Исәнбәт.

Галимә фикеренчә, Тукай турында никадәр күп сүзләр әйтелсә дә, Тукайның бөеклеген Исәнбәт кебек гади итеп аңлатып бирүче булмаган. «Нәкый Исәнбәт „мин — Тукайның шәкерте“ дип кенә сүздә генә калмый, ул аны докладында раслап чыга», — ди ул.

Миләүшә Хәбетдинова доклад алдыннан Нәкый Исәнбәткә багышланган «Мин — шәкерт» дигән фотокүргәзмәне ачты. Тыңлаучыларга Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» спектакленнән бер күренеш сурәтләнгән дөньяга чыкмаган фото да бар иде.

«Мин ул фотоны Уфада таптым. Сәнгать техникумы „Портфель“ әсәрен куеп, күп акча эшли, Мәскәүдә спектакль кую бәхетенә ирешәләр. Бу фото — Исәнбәтнең драматургиядә үсешен күрсәтә», — дип шәрехләде галимә.

Галимә әйтүенчә, Нәкый ага Тукай юбилеена бер әсәр яза торган булган. «Чаян» журналында эшләгәндә Тукайга ияреп сатирик хикәяләр иҗат иткән. Тукай күзлегеннән 1960 елгы Казанны күрсәтә, руслаштыру тенденцияләрен тәнкыйтьли», — диде ул.

Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәтнең «Кырлай егете» спектаклен 1970 елда абсурд жанрында язуын искәртте. «Абсурдны без кертеп җибәрә алмыйбыз, дип әйтәләр. Ә Исәнбәт инде шул вакытта ук татар халкы өчен яңа жанрларда пьеса-әкият форматында иҗат иткән», — дип сөйләде ул чыгышында.

Очрашуда Нәкый Исәнбәтнең туганы Гранит Зиннуров Нәкый Исәнбәт белем алган мәдрәсә тарихы, җәдид программалары белән таныштырды. Халык шагыйре Рәдиф Гаташ Нәкый Исәнбәтнең Такташны Тукай шәкерте итеп ачканын сөйләде. Татарстанның Милли китапханәсе хезмәткәрләре Нәкый Исәнбәтнең фондта сакланган китапларын күргәзмәгә куйган иде.