Бәйрәкә авылы тарихы китабын язганда авылга нигез салынган көн ачыкланган

Бөтендөнья татар конгрессы Ютазы районы Бәйрәкә авылы тарихы китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Ютазы районы Бәйрәкә авылы тарихы китабын язганда архив материалларыннан авылга рәсми рәвештә нигез салынган көн ачыкланган. Ул 1749 елның 9 сентябренә туры килә.

Күптән түгел Татарстан Республикасы Ютазы районының Бәйрәкә авылы тарихына багышланган китап дөнья күргән. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге басманы җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

«Авылда тарих белән кызыксынган өч кеше очрашса, тарихны өчесе өч төрле сөйли. Китап чыккач, авыл халкы өчен зур фәнни ачыш булды, чөнки мәгълүматның күбесе архив материалларына нигезләнгән. Авылга рәсми рәвештә нигез салынган көн дә ачыкланды. Ул 1749 елның 9 сентябренә туры килә. Без элек башкача фаразлый идек», — диде Бәйрәкә авылы турында китап язуны оештыручы, «Агромир» оешмасы җитәкчесе Сирин Галиев.

Китап авторларының берсе Әсгать Закиров материал туплауга ун елга якын вакыт киткәнен, ә язу эше өч ел барганын әйтте.

«Без 200-300 ел элеккеге вакытка кире кайта алмыйбыз, бары тик архивлардагы материалларга таянып кына тарихи китаплар яза алабыз. Татарстан дәүләт архивының соңгы елда күк капусы ачылып киткән кебек булды. Алар заманча эшли башладылар, документлар табу җиңеләйде. Нәрсә булганын үзем дә белмим, ләкин эшләре уңай якка үзгәрде», — диде Әсгать Закиров.

Китап авторы Башкортстан архивын да мактады! «Мин Башкортстан Республикасы архивын бик яратам. Бернинди сәясәткә кермичә, берсүзсез, булган документларны тәкъдим итеп торалар. Нишләп безнең архив та башкортларныкы кебек эшләми икән дип, аларга көнләшеп йөри идем», — диде ул.

Китап авторларының берсе, Бәйрәкә авылы музее җитәкчесе Әлфия Хаҗиева китапка шулай ук музейда сакланып калган авыл халкының язма хезмәтләре, ветераннарның истәлекләре кергәнен әйтте. «Китап язарлык материалларыбыз күп иде, ләкин аларны туплый алырдай кеше очратырга насыйп булмады. Очраклы гына Миләүшә һәм Әсгать Закировлар белән танышып, бу эшне аларга тапшырдык», — диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров китапны конгресс бинасында халыкка тәкъдим итүне табигый хәл дип әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессы галимнәрне, профессиональ һәм һәвәскәр тарихчыларны берләштерүче бердән-бер мәйдан. Төбәкне өйрәнүчеләр белән эшләү — ул безнең уңышлы проектларыбызның берсе», — диде ул.

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Бәйрәкә авылы тарихы китабын югары бәяләде. «Без үзәктә утырып кына бөтен нәрсәне дә күреп, язып бетерә алмыйбыз. Мондый китаплар ярдәмендә милли тарих байый, конкретлык барлыкка килә. Алар күбрәк булган саен яхшырак», — диде ул.