Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйлары узачак көннәр билгеле
18 июньдә федераль Сабан туе Ульяновскида, 2 июльдә бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев быел федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйлары узачак көннәрне әйтте.
«18 июньдә федераль Сабан туе Ульяновскида, 2 июльдә бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак», — диде ул Милли шура утырышында. Ульяновск һәм Мордовия җитәкчеләре быелгы Сабан туйларының оештыру комитеты рәисләре булачагын искәртте.
Васил Шәйхразыев элегрәк илкүләм Сабан туйлары узачак урыннар якынча ярты ел алдан гына билгеләнгән булса, хәзер исә берничә ел алга китеп, үзендә Сабан туйларын үткәрергә теләүчеләр бар. 2025 елга кадәр Сабан туйлары урыннары язылганын әйтте.
Бөтенроссия авыл Сабан туе 2023 елда Әстерханда, федераль Сабан туе Кемеровода Кузбасста узар дип көтелә. Аларның губернаторлары, шулай ук, оештыру комитетлары җитәкчеләре булырга теләкләрен белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз