news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятиянең Усть-Кяхта авылында «Алмагачлар» музей утары быел май аенда ачылачак

«Татарлар бу җирләргә күченеп, яшелчә орлыклары һәм алмагач үсентеләре алып килгәннәр, хәзер бакчаны торгызу эше бара», — диде җирле автономия рәисе.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бурятиянең Усть-Кяхта авылында «Алмагачлар» дип аталган татар көнкүреше музей-утары быел майда ачылачак.

«Алла боерса, музей-утарны 28 майда ачачакбыз. Татарлар бу җирләргә күченеп, яшелчә орлыклары һәм алмагач үсентеләре алып килгәннәр, авылда матур бакча ясаган булганнар. Хәзер шуны торгызу эше бара. Авыл халкы бакча белән янәшә парк та ясарга ниятли», — диде Бурятиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова Бурятия татарлары автономиясе «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев хуплаган.

«Авылда йөз татар бар. Барлыгы 2 мең кеше яши. Без үзебезнең татарларга булышырга тиеш. Алар 1952 елда күченеп килгән. Алар хәзер бик теләсәләр дә, туган телләрендә сөйләшә алмый — онытканнар. Без татар халкын искә төшерүләрен теләр идек. „Алмагачлар“ музей-утары брендка әйләнер дип өметләнәм. Мондый проектлар төбәкләрдә, авылларны торгызып җибәрү өчен бик кирәк», — диде Саҗидә Баталова.

Саҗидә ханым музей-утарда экскурсоводлар кунакларга 1937-1953 елларда чирәм җирләрен үзләштерү һәм авыл хуҗалыгын үстерү өчен Бөтенсоюз программасы буенча Усть-Кяхтага Татарстаннан күченеп килгән татарлар турында сөйләячәкләрен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100