news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе булды

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин бала чактан ук дәү әнисеннән бәет-мөнәҗәтләр ишетеп үсүен искә төшерде.

Ульяновскида Мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе булды

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Ульяновскиның «Киндяковка» мәдәният йортында Мөнәҗәтләр һәм бәетләр уку кичәсе узды. Чараны «Нур» татар халык театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова әзерләгән. Чәй табыны артында барган чарада егермедән артык мөнәҗәтче катнашты.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин бала чактан ук дәү әнисеннән бәет-мөнәҗәтләр ишетеп үсүен искә төшерде. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Дәү әниемнең «Бәдәвам» исемле китабы бар иде. Ул кичләрен шуннан көйли-көйли безгә мөнәҗәтләр укыды. Олыгайган саен әлеге әсәрләр бик еш хәтердә яңара. Сөенми мөмкин түгел, соңгы елларда халкыбыз җәүһәрләре — бәет-мөнәҗәтләр тупланган җыентыклар яңадан кибет киштәләрендә күренә башлады», — диде Рамис Сафин.

«Нур» театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахованың һәр эшне җиренә җиткереп, ихлас күңел белән башкара. Ул сәхнәләштергән спектакльләргә тамашачы ашкынып йөри. Аның җырларын алкышларга күмәләр, йөрәк түреннән ургылып чыккан шигырьләрен йотлыгып укыйлар. Ә төрле кичә, очрашу, «Аулак өй», «Кичке уен”нарның гөрләп узуы Җәмилә ханымның оста оештыручы булуын күрсәтә», — диде Ульяновск шәһәренең Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Людмила Хохлова.

«Газетабызда менә утыз елдан артык «Бәет һәм мөнәҗәтләр» сәхифәсе чыгып килә. Укучыларыбызның сагыш-борчуларын, кайгы-хәсрәтләрен басар өчен ихлас күңелдән язган барлык әсәрләрен биреп барырга тырышабыз», — диде редакциянең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100