Башкортстанның «Зөбәрҗәт» фольклор ансамбле татар җыры фестивале лауреаты булды

Бәйге 14-15 мартта Екатеринбургта узды.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Мәчетле районының «Зөбәрҗәт» үзешчән сәнгать иҗаты халык коллективы «Урал сандугачы» татар җыры һәм инструменталь музыкасын башкаручыларның ачык төбәкара конкурсында икенче урынны яулады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бәйге 14-15 мартта Екатеринбургта узды. «108 номерның уналтысы гына гала-концертка үтте. Алар арасында без дә бар, — дип хәбәр итте „Зөбәрҗәт“ ансамбле җитәкчесе Зөлфирә Сәлимова. — „Зөбәрҗәт“ ансамбле Башкортстанның бердәнбер вәкиле иде. Ә беренче һәм өченче урыннарны Свердловск өлкәсе коллективлары алды. Танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау күңелле булды».

Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» региональ иҗтимагый оешмасы, Свердловск дәүләт халык иҗаты сарае ярдәме белән үткәрелде.

Фестивальнең төп максаты: татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен, татар милли мирасын популярлаштыру; балаларны һәм яшьләрне татар халык музыкасы традицияләренә, туган телгә, тарихка һәм мәдәнияткә тарту; татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен башкаручы талантлы һәм үзенчәлекле кешеләргә ярдәм итү.