news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Чарада шагыйрьнең кызы да катнашты.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилне искә алдылар. Быел герой-шагыйрьнең тууына 116 ел тула. Бу хакта ТР ның Россиядәге вәкиллегендә сөйләделәр. Әлеге чара вәкиллек инициативасы белән оештырылды. 

Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр куюда аның кызы Чулпан Җәлилова, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Харисов, М.Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәп директоры һәм укучылары катнашты.

Ел саен үткәрелә торган чарага шулай ук хәрби хезмәткәрләр, кадетлар, Мәскәүдән татар активистлары һәм монумент булган «Зябликово» районында яшәүчеләр дә кушылды. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100