news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов: «Мәҗмугаи асаре»нең берничә төп нөсхәсе фин татарларында саклана

«Финляндия татарлары да бу китап белән таныш булган», — диде галим.

Хатыйп Миңнегулов: «Мәҗмугаи асаре»нең берничә төп нөсхәсе фин татарларында саклана
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре”н Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә күргәнен әйтте.

«Мин беренче тапкыр „Мәҗмугаи асаре“ белән 1990 елның февралендә Хельсинки университетының Көнчыгыш бүлегендә таныштым. Кызыксынып киткәч, берничә китапны Финляндиядәге милләттәшләребезнең гаиләсендә күрдем. Димәк, алар да таныш булган», — диде ул «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсендә.

Галим китапның төп нөсхәсен бүләк итеп биреп җибәргәннәрен әйтте. «Казанга алып кайткач, ялгышмасам, Тукай музеена мин бүләк иткән идем», — дип искә алды ул.

2021 елның ахырында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» — шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Габдулла Тукай билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100