news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар бер атна дәвам итәчәк

«Халыклар дуслыгы йорты» оешмасы Халыкара туган тел көненә һәм Самара губернасының 170 еллыгына багышланган «Туган тел көне» төбәк милләтара чарасын оештыра.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «Самар татарлары» сайты өлкәдә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар бер атна дәвам итәчәген хәбәр итте.

Быел Халыкара туган тел көне Самара өлкәсенең барлык муниципалитетларында бер үк вакытта — 15-21 февральдә үткәрелә. Өлкәдә барлыгы меңгә якын чара узачак, алар турында мәгълүмат бердәм хештег белән (#деньродногоязыка2021 #ВсеМыРоссия #ДружбаНародов) рәсми интернет-ресурсларда урнаштырылачак. 

2021 елда, Самара өлкәсендә 2019-2021 елларда Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында, «Халыклар дуслыгы йорты» оешмасы Халыкара туган тел көненә һәм Самара губернасының 170 еллыгына багышланган «Туган тел көне» милләтара чара оештыра.

15 февральдән «Халыклар дуслыгы йорты» оешмасы интернет-ресурсларында чараның онлайн-программасы башланган. ВКонтакте челтәрендә «Без барыбыз да — Россия!» төркемендә сорау-җавап форматында интерактив уен уза, шулай ук туган телләр турында мәкаләләр сериясе урнаштырыла.

20-23 февральдә «Минем туган телем» онлайн-викторинасы оештырыла, Google-форма төркем сәхифәсендә була. Милли якшәмбе мәктәпләре һәм иҗтимагый оешмалар төрле халыкларның алфавиты белән таныштыра торган видеороликлар сериясен әзерләгән.

Балаларны һәм олыларны хәрефләрне дөрес итеп әйтүгә әлеге телдә сөйләшүчеләр өйрәтәчәк. Барлык видеороликларны «Без барыбыз да — Россия!» порталында һәм YouTube-каналында карап була, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100