news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Китап» радиосында Әмирхан Еникинең «Соңгы китап» романын укый башлыйлар

Мемуар романда язучының морзаларга мөнәсәбәтле нәсел шәҗәрәсе турында тарихи-биографик материаллар урын ала.

«Китап» радиосында Әмирхан Еникинең «Соңгы китап» романын укый башлыйлар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» милли радиосы бүген 22.00 cәгатьтә татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Соңгы китап» романын аудиоформатта яңгыратачак.

«Бүген Әмирхан Еникинең иске стиль белән туган көне, яңа стиль белән вафат булган көне. «Әдипнең тууына 112 ел тулу уңаеннан «Китап» радиосында язучының «Соңгы китап» романын укый башлыйбыз», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Алмаз Миргаязов әйтүенчә, Әмирхан Еникинең «Соңгы китап» романын радиодан уку турындагы фикерне КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина тәкъдим иткән.

«Аудиоязма унөч сәгатькә якын дәвам итә. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр сигез көн дәвамында укылачак. Көндезге вакытта әсәр турында белешмә әйтелә, язылу тарихы турында сөйләнелә», — диде Алмаз Миргаязов.

«Сонгы китап» романын аудиоязмада Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов укый. «Мемуар романда Әмирхан Еникинең морзаларга мөнәсәбәтле нәсел шәҗәрәсе турында тарихи-биографик материаллар урын ала һәм язучының әдәби-мәдәни мәйданга килү тарихы бәян ителә», — диде Гөлфия Гайнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100