news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бишкекның «Туган тел» оешмасы Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрде

Кичәгә татар телен әле өйрәнеп кенә килүче балалар да, олылар да килгән иде.

Бишкекның «Туган тел» оешмасы Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрде
https://tatar-congress.org/

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «Туган тел» оешмасы һəм Казан Федераль Университетының Бишкек шəһəрендəге «Асыл бала» исемендəге уку йортында урнашкан Каюм Насыйри үзəге күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрде.

Кичəне Каюм Насыйри үзəгенең татар теле укытучысы Нурия Шарафутдинова алып барды. Килгəн кунакларны «Туган тел» оешмасы житəкчесе, Гөльсинә Үльмасколова сәламләде һәм бəйрəм белəн тəбриклəде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Шулай ук, Милана Сайдаева Бөтендөнья татар Конгрессыннан килгəн хатны укыды. Кичәгә татар телен әле өйрәнеп кенә килүче балалар да, олылар да килгән иде.

Биредә Муса Жəлилнең тормыш юлы хакында сөйләнде, аның «Моабит дəфтəре»ннəн шигырьлəре укылды. Шулай ук кунаклар «Моабит дəфтəре» дигəн фильмнан бер өзек карадылар.

Кичә ахырында барлык кунаклар Муса Жəлил сүрəте төшкəн календарь һəм рəхмəт хаты белəн бүлəклəнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100