Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада «Татар кызы-2021» матурлык бәйгесе узды
Катнашучылар «Үзем турында үзем», «Татар халык ашлары», «Биючегә сүз әйтмәгез», «Дефиле», «Кем зирәк» кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). КФУның Алабуга институтының актлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татар кызы-2021» матурлык бәйгесе узды. Анда «Университет» мәктәбенең иң талантлы кызлары көч сынашты.
Катнашучылар «Үзем турында үзем», «Татар халык ашлары», «Биючегә сүз әйтмәгез», «Дефиле», «Кем зирәк» кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алар үзләрен хуҗабикә, биюче, тел остасы буларак та ачтылар, тәмле ризыклары белән жюриларны таң калдырдылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча «Татар кызы-2021» титулына 7 «Б» сыйныфы укучысы Юлия Заһретдинова лаек булды.
Кызларга бәя бирүчеләр арасында Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Фатыйхова да бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз